25 илдән чит ил студентларына илгә керүне рөхсәт итте

Россия Мәгариф министрлыгы үзенең Telegram-каналында эпидемиологик вазгыять яхшы булган илләрдән студентлар, аспирантлар, ординаторлар һәм әзерлек факультетлары тыңлаучыларына Россиягә кайтырга мөмкин, дип хәбәр итте.

Бу карарны Хөкүмәт кабул иткән, ә ведомство илгә керү һәм укуга кайту тәртибен әзерләгән, дип яза РИА Новости.

Кайсы ил студентлары Россиягә укырга кайта алуын Роспотребнадзор хәл итә. Әлегә исмелектә Абхазия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Вьетнам, Греция, Мисыр, Һиндстан, Казахстан, Катар, Кыргызстан, Куба, Мальдив Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сейшель утраулары, Сербия, Сингапур, Танзания, Төркия, Финляндия, Швейцария, Эфиопия, Көньяк Корея, Көньяк Осетия, Япония бар.

Шулай итеп, чит ил студентлары кимендә ун көн кала университетка Россиягә кайту вакыты турында хәбәр итәргә тиеш була.

Килергә өч көн алдан аларга ковидка ПЦР-тест тапшырырга кирәк һәм алар тискәре нәтиҗә хакында рус яки инглиз телләрендә документ алырга тиеш. Россиягә кергәннән соң 72 сәгать эчендә чит ил студентлары кабат ПЦР-тест тапшырырга тиеш була. Нәтиҗәләрне алганчы, алар үз-үзләрен изоляцияләүне үтәргә һәм онлайн-форматта укырга тиеш булачак.


Фикер өстәү