Балаларның юлларда имгәнү-җәрәхәтләнүен булдырмау максатыннан чара үткәрелә

Татарстанда 30 мартка кадәр «Язгы каникул» дигән зур чара үткәрелә. Ул балаларның юлларда имгәнү-җәрәхәтләнүен булдырмауга юнәлдерелгән. 

Быел ике ай эчендә генә дә балалар 61 тапкыр юл-транспорт фаҗигасенә эләккән, дүртесенең гомере өзелгән, 63е җәрәхәтләнгән яки имгәнгән. Юлларда һәлакәткә юлыгучы балаларның күпчелеге – пассажирлар. Ел башыннан бирле балигъ булмаган 4 пассажир үлгән, 34е имгәнгән.

Шулай ук юл аша чыкканда тиешле кагыйдәләрне үтәмәүче балалар да полиция хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак.  Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган бала турында мәгълүмат, алга таба профилактика эшен көчәйтү өчен, мәгариф оешмасына  тапшырылачак.


Фикер өстәү