Татарстанда ел башыннан бирле җәяүлеләр 20 мең тапкырдан күбрәк юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган

Республика ЮХИДИенең соңгы биш елдагы мәгълүматларына караганда, икенче кварталда – нәкъ менә май аенда юлларда җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арта.

Агымдагы елның дүрт аенда юлда 21 җәяүле һәлак булган. Күпчелеге – юл аша тиешсез урыннан чыкканда. 14 кеше караңгы вакытта юлдан чыгып барганда машина көпчәге астында калган. Россия ЮХИДИ башлыгы урынбасары Ленар Габдрахманов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында шул хакта сөйләп үткән.

Ел башыннан бирле Татарстанда автоинспекторлар җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуының 21 меңнән артыграк очрагын теркәгән. Шуның 1300 чамасы – караңгы вакытта. Тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә кагыйдә бозу очраклары узган елдагы шушы ук күрсәткечкә караганда 151гә арткан.
“Республикада җәяүлеләрне бәрдерү очракларын булдырмау максатыннан, урам-юл челтәрен карау – тротуарлар ясау, яктырткычлар урнаштыру эше дәвам итә. Быел 13 урында барлыгы 12 чакрым озынлыкта тротуар салу, 49 урында җәмгысе 81 чакрымнан күбрәк арада яктырткычлар урнаштыру күздә тотыла”, – дигән Габдрахманов.


Фикер өстәү