Татарстанда М-7 трассасында һәм Казан аэропортына керү юлында тизлекне чикләделәр

Татарстанда М7 трассасының өч участогында һәм Казан аэропорты янында хәрәкәт тизлеге 50 км/сәгатькә кадәр чикләнә.

Машина йөртүчеләргә чикләүләр булган участокларда уяулык сакларга киңәш ителә.

827-840 км — Питрәч районында төзекләндерү;
957-970 км – Мамадыш районыда төзекләндерү ;
1154- 1161км – Актаныш районында төзекләндерү.

Югары Ослан районында Казан-Буа — Ульяновск автомобиль юлының 8-18 км участогында һәм Яшел Үзәнне урап узганда 95-113 км ераклыкта Йошкар-Ола — Яшел Үзән юлының тузган катламын җәю эшенә керештеләр.

Казан-Оренбург юлында ике участокта: Әлмәт районында 210-215 км һәм Баулы районында 381-390 километрга кадәр капиталь ремонт эшләре башланды.


Фикер өстәү