Килде бер көн, Татарстанда китап сөючеләр йөрде төркем-төркем…

 Килде бер көн, Татарстанда китап сөючеләр йөрде төркем-төркем… Сәбәбе дә бик җитди – «Казан» милли-мәдәният үзәгенә күченгән Милли китапханәдә укучыларга китап тапшыра башладылар. Дөрес, яңа бина узган елның 30 августында ук ачылган иде, әмма бүгенге көнгәчә анда аң-белем бирү, күңел ачу мәйданчыклары гына эшләп килде. Шулай итеп, Татарстан Милли китапханәсенең «йөрәге» (китап фондын шулай дип аңларга кирәк) чын мәгънәсендә тибә башлады.

Тыйнак министр

Китап сөючеләрнең шатлыгын уртаклашырга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Китапханә җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова аңа кыскача экскурсия үткәреп алды. Иң элек язучылар клубына сугылдылар. Биредә хатын-кызлар гына. Баксаң, алар язган әсәрләрне китапханә типографиясендә бастырып, укучыларга тәкъдим итәчәкләр, гомер буе фондта да саклаячаклар.

Китап киштәләре арасында йөри торгач, дивар буенда торган ак пианиноны күреп, Ирада ханымның күзендә очкын кабынган кебек булды. Ул музыка коралы каршына утырды да, бармаклары белән клавишаларны барлап, нидер уйный башлады… Әмма тирә-яктагылар нинди көй яңгыравын ишетә алмады. Чөнки бу пианиноның бер хикмәте бар – аңа колакчыннарны тоташтырып, башка китап укучыларга комачау итми генә уйнап була. Мәдинә Тимерҗанова: «Ирада ханым, нәрсә уйнаганыгызны тыңлап карыйк инде», – дип кат-кат үгетләп карады каравын… Әмма министр: «Юк инде, мин андыйга тыйнак», – диде.

Китапны кайтармасаң, пристав килә

Сәяхәт тәмам булгач, министр хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аны барыннан бигрәк балалар мәйданчыгының шау-гөр килүе шатландырды. Китап арасында әвәрә килгән бала, үсә төшкәч, галиҗәнап әдәбиятка хыянәт итә алмастыр ул… Республикада китап укуны модага кертү, халыкны китапханәләргә җәлеп итү өчен җитди планнар бар икән.

– Киләчәктә китап тапшыру системасын төптән үзгәртергә ниятлибез. Бүген һәр китапханәнең үз фонды. Тора-бара, аларны берләштереп, республикада уртак бер китап фондын булдырырга исәплибез. Кешегә, республиканың кайсы гына почмагында ул булмасын – Азнакайда яки Әгерҗедә дисеңме – китапка заказ бирү мөмкинлеген тудырырга кирәк. Алу гына түгел, китапны теләсә кайсы китапханәгә кайтару да каралачак. Бөтен нәрсә кеше өчен эшләнә. Хәзерге көндә шушы мәсьәләнең юридик яклары өйрәнелә, – дип сөйләде министр.

Милли китапханәдә укучы билеты алганда, кешене фотога төшереп, базага саклап куялар. Китапны алган саен кешенең йөзен базадагы фотосурәт белән чагыштырачаклар. Үзенә күрә саклык чарасы бу. Китап матди милек булып санала. Әгәр укучы аны кайтармаса, бу эшкә хәтта приставлар да җәлеп ителергә мөмкин, шушы шарт китап алу кагыйдәләренә дә кертелгән, дип сөйләде Мәдинә Тимерҗанова.

Үзегезгә кирәк әсбапларны өйгә алып кайтмый гына, китапханәдә утырып укып була. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Зур иркен бинада берничә җирдә каһвә зонасы да эшли.

«Татар китабын таныту буенча аерым эш алып барырга җыенасызмы?» – дип тә сорадым. Мәдинә Тимерҗанова әйтүенчә, шушы юнәлештә күп хезмәт куела: тавыш яздыру студиясе эшләп килә, татар язучылары белән очрашулар үткәрелә… Дөрес, бу инде гадәти эш формалары. Ә яңалык кайда? Заманча проектлар бармы? Күз күрер…

– Бүген бәйрәм рухы хөкем сөрә. Ниһаять, үзебезнең төп эшебезгә керешә алабыз. Моңа ирешү өчен шактый катлаулы юл үттек, – диде Мәдинә Тимерҗанова.

Мамык кебек җиңел

Милли китапханә җитәкчесе урынбасары Тәбрис Яруллин безне бинаның «сәхнә арты» тормышы белән таныштырды. Әйтик, бер бүлектә фондка керәсе һәр китапны теркәп баралар. 1994 елга кадәр бу эш кулдан каллиграфик язу белән башкарылган. 1994 елдан исә бар мәгълүматны компьютерга кертеп баралар.

Шуннан соң борынгы китапларны сканер ярдәмендә электрон форматка күчерү эше белән шөгыльләнүче бүлек хезмәткәрләре белән таныштык. 1910 елда нәшер ителгән «Казанский телеграф» газетасына «икенче сулыш» биреп утыралар иде без килгәндә. Киләчәктә татар телендәге басмаларга да чират җитәчәк, дип ышандырдылар.

Менә каршыбызга Милли китапханәнең бүлек мөдире Асия Махнина очрады. Ул китапханәнең миллион ярымнан артык китап, вакытлы матбугат һәм башка документларны үз эченә алган китап саклагычы өчен җаваплы. Мондагы әсбапларга уку залында заказ биреп була. 1779 елда Мәскәүдә чыккан «Политический журнал», үзебезнекеләрдән 1815 елда дөнья күргән «Казанские известия» басмасы да саклана биредә.

«Кагыйдә бозуга барсам барам, әмма сезгә күрсәтми булдыра алмыйм», – дип «Казанские известия» басмасын да күрсәтте Асия ханым. Арабыздан берәү шактый калын китапны кулга алып карагач: «Абау, мамык кебек җиңел икән», – дип тел шартлатты.

«Элекке китаплар табигый материаллардан ясалган, шуңа җиңел. Ә хәзер шундый ук калынлыктагы әсбапларны күтәрә торган түгел», – дип көрсенеп куйды Асия ханым.

«Китапның иң зур дошманы, беләсезме, нәрсә? Тузан!» – диде Тәбрис. Китап тузанын махсус тузан суырткычлар ярдәмендә суырталар икән. Шлангның озынлыгы 15 метрга җитә. Асия ханым, берсен кабызып, суырткычның эшләү рәвешен дә күрсәтте.

Борынгы китапларның кайберләрен пыяла астына урнаштырып, шулай ук халыкка чыгарганнар. Фарсы, гарәп телләрендә язылганнары да бар. «Боларның берсе-берсе фәлән миллион сум тора. Менә монысы – атаклы «Казан» басмасы», – дип сөйләде юлдашыбыз Тәбрис.

Татар китабын танытып буламы?

Яңа китапханә киштәләренә китап кына түгел, вакытлы матбугат та менеп кунаклаган: «Татарстан» журналыннан башлап Forbes дигәненә кадәр (дөньядагы иң атаклы басма матбугат чараларының берсе, уңышка ирешкән байлар турында күп яза. – Авт.). Тиражы күпме икән соң… «90 000» дигән санны күргәч, гаҗәпкә калдым. Байлар безнең илдә шулкадәр азмыни? Әллә бөтенләй укымыйлармы? Әллә алар журналның электрон вариантына өстенлек бирәме? Башымда уйлар әнә шулай әйлән-бәйлән итә торгач, танылган телевидение алып баручысы, блогер Миләүшә Сибгатуллина очрап куйды (тамашачыга ул иң элек ТНВ каналындагы «Хәерле иртә!», «Манзара» тапшырулары аша яхшы таныш. – Авт.). Ул китапханәгә чаклы шушы бинада урнашкан «Казан» милли-мәдәният үзәгендә җиде ел эшләгән. Бүген исә Казан федераль университетында студентларны – булачак филологлар, тәрҗемәчеләр, журналистларны укыта.

– Бинаның энергетикасы бөтенләй үзгәргән, мемориал, склеп рухы беткән. Китапны алу мөмкинлеге дә җиңеләйгән. Әллә докторлык эшен языйммы, дип тә уйлап куйдым (Миләүшә Сибгатуллина – филология фәннәре кандидаты. – Авт.). Хәзер бит компьютерны ачтың, заказыңны бирдең, син килгәнче, китапны инде әзерләп тә куялар… Ә элек каталоглардан үзеңә эзләргә туры килә иде. Бинаның эчке ягында дизайны да әйбәт, бөтен җирдә яктылык. Киләсе килә, укыйсы килә. Студентларымны да алып килергә җыенам әле. Алар – алга киткән буын. Биш ел укыткан студентларым белән бүгенгеләре бер түгел. Аларны китапханәгә алып килеп, укучы билетлары алдырып, лекцияләрне дә шушында үткәрәсе иде. Бер университет кысасында гына утырмыйча, мәгълүмат кырына чыгып, башкарак юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирәсем килә, – диде ул.

Миләүшә ханым аудиокитапка өстенлек бирүе турында сөйләде. Үтә дә актив блогер буларак, ул психология, социаль челтәрләр, баш мие эшчәнлегенә кагылышлы китаплар белән җенләнә әлегә. Кәгазь китаптан Нәбирә Гыйматдинованың табадан төшкән әсәрен йотлыгып укыган.

– Харрас Әюпов шигырьләрен укымыйча булмый. Фәнис Яруллин әсәрләрен дә. Сценарий язганда кирәге чыга. Һәрхәлдә, китап тотмыйча булмый. Ә балаларым китап укый дип әйтә алмыйм. Берсенә – 16 яшь, икенчесенә майда 12 тула. Мин аларны ничек кенә тәрбияләсәм дә, алар урамга чыккач, башка җәмгыятьтә яши башлый, дуслары белән башкача аралаша. Минем укыганны күреп кенә китап укымыйлар… Шулай да без ирем белән улларыбызны татар итеп тәрбияли, туган телебездә сөйләшергә өйрәтә алдык. Олы улым курайда 47 татар халык көен уйный белә. Димәк, аңа татарлык моң аша кергән. Бәлки, киләчәктә татар китапларын укыр, ләкин хәзер укымый. Чөнки татар телендә яшүсмер өчен язылган бер кызыклы әсәр дә юк.

– Татар китабын ничек танытып була? – дим.

– Шушы китапханәдә генә дә мөмкинлекләр бик күп. Халыкны башта монда чакырып китерергә кирәк. Мин НКЦда эшли башлаган чакта, «җәһәннәмдәге мемориал», дип беркем бирегә йөрми иде. Яшьләр килсен өчен татарча дискотекалар үткәрә башладык. 1500 кеше җыелып бии иде. Халык сыймый башлагач, Ринат Зиннурович (Ринат Закиров – НКЦның ул чактагы җитәкчесе. – Авт.) ишекне тотып тора иде. 1990 нчы елларның күтәрелеш чоры иде ул. Дискотекага йөргән яшьләрне соңыннан төрле кичәләргә чакыра башладык. Кешене башта ияләндерергә, урынны рәхәт итәргә кирәк. Яшьләр килеп керүгә, «тегендә басмагыз», «алай итмәгез», «бахил киегез», дип игәүләп торсалар, алар китапханәгә бүтән аяк та басмаячак. Әгәр инде кызыксындырсалар… Әйтик, менә без хәзер утырган китапханә кафесында яшьләргә бушка бер плитка шоколад бирсәң дә… Шоколадны бушка, ә чәйне үзе алып эчә. Шушылай кызыксындырсаң, нидер килеп чыгарга мөмкин.

Шимбә көнне китапханәдә меңнән артык китап алынган, 400ләп кеше тәүге кат теркәлеп, укучы билетына ия булган. Универсаль залда 1,8 мең кеше булып киткән, уку залында – 900дән күбрәк укучы.

Китапханә көн саен иртәнге 9дан кичке 9га кадәр эшли.

Линар Закиров

Фото: Татар-информ/ Салават Камалетдинов


Фикер өстәү