11 яшьлек кызны яраткан этләре үтергән

21 мартта Мәскәү өлкәсендә 11 яшьлек кызның үлемендә яраткан этләре сәбәпче булган.

Кыз шәхси йортлары янына ике эте белән һава суларга чыккан. Кызның әти-әнисе бу вакытта өйдә булган.

Кызның хәрәкәтсез гәүдәсен күршеләре күреп алып, аның әти-әнисен чакырганнар. Аның янында өзгәләнгән шарф та булган.

Тикшерүчеләрнең фаразы буенча, этләр шарфны тарткалап уйнаганда кызны буып үтергәннәр. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү