Түбән Камада яшәүче әти-әниләр БДИ бирә

Түбән Кама шәһәрендә балалары мәктәптә укыган әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханы тапшыра ала.

29 мартта Түбән Камада гадәти булмаган акция – «Ата-аналар өчен БДИ тапшыру көне» уздырыла. Ул 25нче гимназия базасында оештырыла.
Бу көнне теләге булган әти-әни бердәм дәүләт имтиханы тапшыра ала. Чараның максаты аларны имтихан үткәрү процессы белән таныштырудан гыйбарәт. Әти-әниләр, балалар кебек үк, имтиханга паспорт һәм кара гельле ручка алып килергә тиеш.


Фикер өстәү