Гомере өзелгән хоккейчы Тимур Фәйзетдиновның әнисе: «Ул егет минем улым өчен дә уйнарга тиеш»

Санкт-Петербургның “Динамо” командасында уйнаган, узган атнада гомере өзелгән Тимур Фәйзетдиновның әнисе улының башына алка тидергән “Локо” уенчысы Дмитрий Тювилинны гаепләмәвен әйткән.

«Аңа хәзер дә бик кыен. Минемчә, ул моңа гаепле түгел, бу очраклы рәвештә килеп чыккан хәл. Аның белән шәхсән очрашырга телим. МХЛ җитәкчелегеннән миңа шундый мөмкинлек бирүләрен сорадым. Әлегә очраша алмадык. Кем белә, бәлки, миннән генә тормыйдыр. Бәлки, ул малай миңа карарга курка торгандыр. Шуңа күрә аның белән аңлашасым, бу сүзләрне җиткерәсем килә. Аны гаепләмим. Ул хәзер минем улым өчен дә уйнарга, тагын да көчлерәк һәм яхшырак булырга тиеш, – дигән Елена Фәйзетдинова «Комсомольская правда» хәбәрчесенә. – Әлегә тикшерүчеләр белән аралашканым юк. Вакытым да юк. Миңа калса, тикшерү бөтенләй кирәк түгел. Бу – бәхетсезлек очрагы”.

Хоккей сөючеләрне кайгыга салган фаҗига 12 март көнне Ярославльдә җирле “Локо” белән Санкт-Петербургның “Динамо” командалары арасында Яшьләр хоккей лигасында (МХЛ) матчында килеп чыкты. Уен барышында «Динамо» хоккей командасы капитаны Тимур Фәйзетдиновның башына алка бәрелә. Егетне шунда ук хастаханәгә алып китәләр. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен берничә көн тырышса да, йокы артериясенә зыян килү сәбәпле, 19 яшьлек егет аңына килә алмыйча, вафат булды. Тимурны туган шәһәре Чиләбедә җирләделәр.

Фото: © МХК «Динамо»


Фикер өстәү