Ирада Әюпова Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады

Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Мәдәният хезмәткәрләрен, сәнгать эшлеклеләрен, тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

“Бу көн җәмгыятьне рухи яктан үстерүгә һәм республиканың күп милләтле, гаять бай мәдәни мирасын танытуга үзләреннән бәһаләп бетергесез өлеш кертүчеләрне берләштерә, – диелә котлауда. – Мәдәният хезмәткәрләренең миссиясе – иң зур дәрәҗәдә ихтирам-хөрмәткә лаек. Сез бу дөньяга матурлык һәм шатлык китерәсез, мәгърифәтчелеккә хезмәт итәсез, иҗади хезмәткә карата мәхәббәт тәрбиялисез. Китапханәдәме ул, музейдамы – кайда гына эшләвегезгә карамастан, рухи кыйммәтләрне саклаучылар булып торасыз.

Татарстан Республикасы күп милләтле төбәкне гармонияле төстә үстерүдә нигез булган этник мәдәни традицияләрне саклау һәм популярлаштыру буенча зур тәҗрибә туплауга иреште. Татарстан мәдәнияте эшлеклеләренең таланты һәм осталыгы ярдәмендә сез байтак кына кыенлыкларны җиңеп, күп милләтле республиканы бөтен Россиядә яшәүчеләр тормышының мөһим өлешенә әйләндердегез.
Иҗатыгыз, һөнәрегезгә эчкерсез тугрылыгыгыз, армый-талмый эшләвегез өчен рәхмәт! Сезгә нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, иминлек, бәхет, иң кыю планнарыгызның да тормышка ашырылуын телим!”


Фикер өстәү