Рөстәм Миңнеханов иң күп телгә алынучы 20 җитәкче блогер исәбенә кергән

Республика Президентының татар телендәге открыткасы урнаштырылган посты быел февраль аенда иң күп телгә алынган.

Рөстәм Миңнеханов “Медиалогия” версиясе буенча февраль аенда  постлары массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгән алынучы 20 губернатор-блогер исәбенә кергән.  Президент постларын телгә алу индексы – 65,3. Бу республика башлыгына исемлектә 18нче урынга чыгу мөмкинлеге биргән.

Медиарейтингны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, аңа үзләренең блогларын алып баручы Россия төбәкләре башлыклары кергән. Рейтинг 61 меңнән артыграк чыганакка: ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чараларына таянып эшләнелгән.

Рөстәм Миңнехановның инстаграмдагы рәсми битендә, үзенә җибәрелгән татар телендәге открыткага бәйле рәвештә,  барчабызны шундый бүләк ясарга чакыруы иң күп телгә алынган постка әйләнгән.

Моңа кадәр республика Президентының, Тула өлкәсе һәм Санкт-Петербург губернаторларын артта калдырып, иң йогынтылы төбәк башлыклары рейтингында (февраль ае  рейтингы) беренче өчлеккә керүе турында хәбәр ителгән иде.

 


Фикер өстәү