Фирдус Тямаев концерты өзелгәннән соң судка мөрәҗәгать итәчәк

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Кыргыз-Миякщ авылында узачак концерты өзелү сәбәпле, судка мөрәҗәгать итәргә булган. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

«Хөрмәтле дуслар! Рәхмәт сез минем белән булганыгыз өчен. Хәзер бу эшне юристлар алып бара. Мин тамашачыларымны кыерсытырга юл куймаячакмын. Минем исем белән ике тугандаш халык арасында гауга чыгарырга кирәкми» — дип яза ул.

Артист Башкортстанда концертын өзүдә гаепле кешеләргә дәгъва белдерәчәклеген дә язган. Тямаев бу карарын, аның чыгышын озак вакытлар көткән тамашачылар зыян күрүе белән аңлатты.


Фикер өстәү