Казанда янә “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен күрсәтәләр

Бүген Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия театрының Казандагы гастрольләренә багышланган матбугат очрашуы булды.

Театрның гастрольләре 13 апрельдә Мостай Кәримнең “Кыз урлау” комедиясе белән ачыла. Ут күршеләр җәмгысе 6 спектакль алып килә, шуларның өчесе премьера.

Театр директоры Иршат Фәйзуллин спектакльләрнең бик җентекләп сайлануы, Казан тамашачысының Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваны да сагынып көтүләрен искә алулары турында сөйләде. Нәтиҗәдә, Казанга “Бәхет хакы” мелодрамасы, Туфан Миңнуллинның “Сөяркә”се, шулай ук “Алтын битлек”ле “Зөләйха күзләрен ача” дигән популяр спектакльләр сайлап алынган. Гастрольләр 17 апрельдә тәмамлана.

Фидан Гафаров: «Кытай» заманында яшәгәч, бәлки шулай кирәктер, ләкин бит ул йөрәктә калмый»


Фикер өстәү