Апрельдә социаль пенсияләр арта

 Россия Министрлар Кабинеты  кешеләрнең социаль пенсияләрен 3,4 процентка арттыруны билгеләгән. Пенсия беренче апрельдән артачак.

Моның өчен Россия Пенсия фонды бюджетында 12 миллиард  800 миллион сум акча каралган. Нәтиҗәдә әлеге төр пенсиянең уртача күләме 10183 сумга җитәчәк.

Бу карар чама белән дүрт  миллион кешегә кагыла. Социаль пенсияләр  иминиятләштерү пенсиясен билгеләү өчен стажы җитмәүчеләргә, шулай ук инвалидларга яки туендыручысын югалтучыларга бирелә.

Тагын шунысын да искәртик: әле күптән түгел генә хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков эшләүче пенсионерларның һәммәсенә пенсияләрен индексацияләүне (моннан биш ел чамасы элегрәк бетерелде) кире кайтару буенча тәкъдимнәрнең әзерләнелүе турында белдерде.

 


Фикер өстәү