Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе аркасында илдә кертелгән чикләүләрнең кайчан алыначагын әйткән. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
“Монда безгә белгечләр сүзенә колак салырга кирәк. Бу хакта инде әйтелде: халыкның күпчелегендә чиргә иммунитет барлыкка килгәч, чикләүләр бетереләчәк”, – дигән Президент. Путин билгеләп үткәнчә, моның өчен Россиядә яшәүчеләрнең 70 проценты чамасы (балаларны кертмичә) прививка ясатырга тиеш.
Президент басым ясап әйткәнчә, вакцинация бүгенгечә – әйбәт темпта барган очракта, әлеге күрсәткечкә җәй азагында ирешеләчәк.