Бакчачы-блогер Эльмира Исхаковадан КИҢӘШЛӘР

– Петуния үсентеләре төптән нечкәреп егыла башлады. Нилектән шулай? Аларны коткарып булырмы икән?
Нурания Галиуллина. Арча

– Яктылык яки туфрак җитмәгәнлектән шулай була. Мөмкинлектән чыгып, лампа астына яки иң якты тәрәзә төбенә куеп торыгыз. Өстенә, тамырлары күмелерлек итеп, сак кына туфрак сибегез һәм су бөркегез. Аннан соң кран суы урынына, эретеп, кар суы сибәргә тырышыгыз. Күптән түгел генә сатуда күренә башлаган «нв-10» препараты да үсентеләрне көчәйтеп җибәрә. «Химия» дип курыкмагыз, ул агулы химикат түгел. Болай эшләсәгез, үсентеләрегез шаулап үсеп китәчәк.

– Алмагачларның корыган, начар ботакларын кайчан кисәргә? Кәүсәләрен куян кимергән яшь алмагачларны коткарып калып буламы?
Миңнурый Әхмәтвәлиева. Биектау
– Һава температурасы -5тән түбәнрәк булмаса, кисәргә мөмкин. Бу эшне агачларның согы «йөгерешә» башлаганчы хәл итеп куярга кирәк.
Куяннарга килгәндә, үзәгенә кадәр кимермәгән булсалар, агачны саклап калырга була. Зыян килгән урыннарга «садовый вар» сылап, өстеннән капрон оек белән тарттырып бәйләп куегыз.
Гомумән, агачларның зур яраларына һәм иске кайрыларын салдыргач, түбәндәге рецепт буенча эшләнгән катнашманы сылау файдалы. Кызыл балчыкны куе каймак рәвешенә килгәнче яхшылап җебетәбез. Шуңа чамалап кына ат яки сыер тизәге кушып, агачларның кәүсәсенә сылап чыгабыз. Беренчедән, алар өчен яхшы ашлама. Икенчедән, бөтен ярыклар тартыла, кәүсә матур, шома булып кала. 8 литр суга 1 кило сыер тизәге, 1 кило известь, 200 грамм бакыр купоросы кушып ясалган катнашма да бик файдалы. Аннан инде кәүсәне агартырга гына кала.

– Яран гөлләрне көзен күчереп утырткан идем. Хәзер кайсының яфраклары саргая, кайсыныкы кызара. Марганцовкалы суга шикәр комы кушып сибеп караган идем, файдасын күрмәдем…
Энҗе Рамазанова. Саба
– «Химия»сез бик яхшы ысул: суган кабыгын кайнатып, шуңа су кушып (1:1 нисбәтендә), айга бер тапкыр сибү. Әллә нигә бер, көлне кайнатып, шуңа су өстәп (1:1), яранны шушы катнашма белән дә «сыйларга» мөмкин. Һәрхәлдә, мин үзем шулай эшлим – яраннарым кыш буе чәчәктә! Бер литр суга ярты чәй кашыгы водород перекисе һәм 3 тамчы йод тамызып, шул суны гөл төбенә сибүчеләр дә бар. Яңа үсентеләр чыгара, яфраклары куе яшел төстә була, диләр.

Кыяр орлыгы чәчә башларга вакыт җитеп килә. Хәзер кибетләрдә орлыкларның ниндие генә юк! Аларның кайсылары әйбәтрәк?
Елизавета Макарова. Балык Бистәсе
– Урыныгыз зур түгел икән, бер урында тәлгәшләнеп үсә торганнарын (пучковые сорта) сайлап алырга мөмкин. Бу сортның берничә куагы гына да җәй буе гаиләне кыяр белән тәэмин итеп торырга, шулай ук кышка тозларга да җитә. Безнең якларда «Сибирская гирлянда», «Шоша», «Кураж», «Шопен» кебек сортлар аеруча яхшы үсә. Ә инде гадәти кыярлардан иң киң таралган сортлар – «Герман», «Малыш», «Зозуля».

Узган ел питомниктан гөлләр алып кайткан идем. Шулар белән акканатлар (белокрылка) ияреп кайткан. Язга чыккач, күбәйделәр. Помидор, борыч үсентеләрендә дә күренгәлиләр. Корткычларны ничек бетерергә?
Зөлфия Хәйруллина. Аксубай
– Үсентеләрне теплицага күчереп утыртканчы, корткычларны ничек тә бетерергә тырышыгыз. Юкса уңыш күрә алмаячаксыз. Алдан ук әйтәм: аларны бары тик химик препаратлар кулланып кына юкка чыгарырга мөмкин. Әйтик, «Актара» агуын гөл, үсемлек балчыкларына сибеп карагыз. Бетеп җитмәсәләр, бераздан тагын сибегез.


Фикер өстәү