Путин WorldSkills чемпионатын югары дәрәҗәдә оештырган өчен Татарстаннан ике кешене бүләкләгән

Россия Президенты Владимир Путин 2019 елда Казанда WorldSkills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатын оештыруда катнашкан өчен Татарстаннан ике кешене Дуслык ордены белән бүләкләгән. Бу хакта хокукый мәгълүматлар рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Орден белән бүләкләнүчеләр – “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәге генераль директоры Роберт Миңнегалиев, Спорт һәм социаль проектларның Татарстандагы дирекциясе генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич. Алар “Ворлдскиллс” һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнүгә һәм аны үткәрүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләнгәннәр.

 


Фикер өстәү