Җырчы ИлСафның әнисе: «Шулкадәр күңелемә тиде ул, бүген сөйләгәндә дә бугазыма төер тыгылып тора»

Чүпрәлегә сәфәр кылгач, юлыбыз аның туган авылы Яңа Кәкерле аша узды. Билгеле инде, җырчы ИлСафның әнисе Рушания апа Сафинаны күреп, аның белән танышып чыгу мөмкинлеген кулдан ычкындырасыбыз килмәде. Без килеп кергәндә, ул өйдә ялгызы гына иде. Көтелмәгән кунаклар булсак та, ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды үзебезне. Тиз арада матур яулыкларын бәйләп, әңгәмә корырга чыгып та утырды.
Рушания апа февральдә 84 яшен тутырган. Тумышы белән шушы авыл кызы. Гомере буе колхоз эшендә эшләгән. Тормыш иптәше Җәмил абый бакыйлыкка күчкәнгә 28 ел икән инде.

– Җәмил абыегыз үлгәндә, миңа 56 яшь иде. Үзе 57 яшендә китте. Гөлнара, Илһам, Илсур, Азат, Ринат, Илнурым белән калдым. Бүген дүрт балам Мәскәүдә тора. Кызганыч, Ринатым 32 яшендә юл һәлакәтендә харап булды. Кайгыларны күп күрдек инде, кызым. Сеңлемне, киявебезне җирләдек, – дип көрсенеп куйды Рушания апа.

Итәк тутырып, бала үстерү җиңел булмагандыр, Рушания апа?
– Җиңел булмады, әмма мин үземне берничек тә бәхетсез кеше, дип әйтә алмыйм. Әти-әниле, әби-бабайлы бик тәртипле йортта үстек. Әти сугышта катнашты. Бер ел әсирлектә булып, туган якларга алты елдан соң гына әйләнеп кайту язган иде аңа. Хатын-кыз буларак та матур яшәдем. Җәмилем белән 31 ел гомер иттек. Дөнья булгач, төрле хәлләр булгандыр анысы. Эше дә күп иде, балалар да карадык. Юклык заманалар иде бит. Берсенең киемен икенчесе киеп үсте. Тик мин сабыр булдым. Аллага шөкер, бөтен балаларыма да белем бирдек, дип куанам.

Илсур абый кечкенә чакта нинди бала иде?
– Илсур кечкенәдән үк сабыр, тыныч булды. Кеше үпкәләткәнен, әшәкеләнеп йөргәнен белмим. Җырга сәләте дә балачактан ук иде. Мәктәптә укыганда райондагы чараларга еш йөрттеләр. Әтисе моңлы булды аның. Үзем дә бәйрәмнәрдә җырлый торган идем. Балаларым барысы да акыллы, тәртипле булды. Әтиләре авырый иде инде. Өстәлнең бер башына мине утыртты да: «Рушания, малайларым белән ялгызың гына каласың. Син борчылма, алар акыллылар», – диде. Балаларга әтиләренең әйткән соңгы сүзе дә: «Кешеләргә тимәгез, үзегезгә тидермәгез», – булды. Бик яхшы иде мәрхүм. Авылда да һәр эштә беренче булып йөрде. Балаларым белән дә горурланам. Аллага шөкер, исән-саулар. Кайтып-китеп йөриләр.

Үзегезгә иң якыны Илсур абый икән. Мәскәүдә яшәүче балаларыгыз сирәк кайта торгандыр. Илсур абый хәлегезне еш беләме?
– Кайта да, телефоннан да гел сөйләшеп торабыз. Бу якларга юлы төшсә, керми киткәне юк. Башка балаларым да хәлемне белешеп тора. Кайта башласалар: «Әни, нәрсә алып кайтыйк? Ни кирәк?» – дип кенә торалар. Шифаханәләрдә дә күп булдым мин. Йөртеп кенә торалар.

Илсур абыйны тамашачы ИлСаф дип белә.
– Безнең өчен Илсур ул. ИлСаф – бары тик сәхнә өчен уйлап чыгарылган тәхәллүс кенә. Мулла кушкан исеме белән эндәшәм.

Аның җырлавын яратасызмы? Күңелегезгә аеруча якын булган җыры кайсы?
– Үз балаңны ничек яратмаска була инде? Телевизордан да яратып тыңлыйм. Ләкин «Әниемә хат» җыры аеруча якын. Солдатта вакытта 50 яшьлек туган көнемә яздырып җибәргән иде ул аны. Радиодан яңгыратканда, идәнгә утырып тыңладым. Елый-елый үксеп беткәнмен. Мине читтән күзәтеп торган улым: «Ник шулкадәр елыйсың, әни?» – дип сорады хәтта. Җыры да матур, сагынуым да көчле булгандыр, күрәсең. Шулкадәр күңелемә тиде ул, бүген сөйләгәндә дә бугазыма төер тыгылып тора.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү