Әлмәттәге балалар хастаханәсендә янгын чыккан

Төзүчеләр проспектындагы Әлмәт балалар хастаханәсендә янгын чыккан. Бу хакта «ЮВТ-24» телеграм-каналы яза. Янгын сүндерүчеләргә бүген бу хакта хәбәр 14:43 сәгатьтә килеп ирешкән. Алар килгәнче медицина учреждениесе администрациясе 101 кешене эвакуацияләгән: алар арасында 44 бала, 12 ата-ана һәм 45 хезмәткәр була. Аларны үзәк район хастаханәсенең күрше бинасына урнаштырганнар.

Янгын урынында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бинаның подвал янындагы фасадында җылыткыч януын ачыклаган. 14:54 тә янгын сүндерүчеләр утны тулысынча сүндерә алган. Хәзер янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.


Фикер өстәү