Биткә крем сөрткәндә ясала торган 5 ХАТА

Косметолог Валерия Студеникина биткә крем сөрткәндә иң еш кабатлана торган хаталар турында сөйләде.

1. Крем сөрткәнче, бит тиресен тиешенчә чистартмау. Крем тәэсире әйбәт булсын өчен, тән тиресен күбек, гель, “молочко” белән әйбәтләп чистартырга кирәк. Мицеляр су белән макияжны юып төшерергә, юынганнан соң тән тиресенә тоник сөртергә киңәш ителә.

2. Кремны дөрес сөртмәү. Аны, ике бармак белән, маңгай уртасыннан – чигәләргә, борыннан – колак йомшагына, ияк уртасыннан – яңакларга таба массаж ясаган кебек сөртергә кирәк. Тизрәк сеңсен өчен тирегә кремны сылап куймаска, бәлки бармаклар белән, каккан кебек, тирегә сеңдерергә.

3. Крем сөртү вакытын дөрес сайламау. Крем савытындагы “ночной” дигән язу, сөрткәч үк йокларга ятарга кирәк, дигәнне аңлатмый. Сеңгәч кенә ятарга, юкса бөтен крем мендәр тышына сыланып калачак. Йокларга 40 минут кала сөртергә – тән тиресенә сеңеп бетү өчен кремга шуның кадәр вакыт кирәк. Өйдән чыгарга 5 минут кала гына крем сөртү дә ярамый. Болай эшләгәндә, крем бөтен тузанны үзенә җыеп, күзәнәкләрне томалый һәм кремга сеңү мөмкинлеге бирми. Кремны өйдән чыгарга берәр сәгать кала сөртергә кирәк.

4. Кремны калын итеп сылау. Күп итеп сылауның тән тиресенә зыяннан гайре файдасы юк. Аңа ул үзе сеңдерә алырлык күләмдә генә кирәк. Юкса, күзәнәкләр тыгылып, тире сулый алмаячак.

5. Кремны кирәгеннән артык еш сөртү. Артык еш кулланганда, хәтта бик сыйфатлы косметика әйбере дә зыян салырга мөмкин. Тукландыргыч кремны атнага 2-3 тапкыр гына сөртегез, калган вакытта дымландыргыч крем кулланыгыз. Юкса тире бик нык тукландыру һәм “өф-өф” итеп торуга ияләшеп, кирәкле матдәләрне эшләп чыгармый башлаячак, табигый иммунитетын югалтачак.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от КОСМЕТОЛОГ 🌷 КАЗАНЬ (@valeriya_studenikina)


Фикер өстәү