Җылы кояш нурын чәчә башлауга умартачыларның да язгы мәшәкатьләре башланып китә. Март – умарта кортларының кышлавында иң җаваплы чор. Умартачыга бу чорда нәрсәләргә игътибар итәргә?
Хәлләрегез ничек, кортлар?
Кышлау өендә (омшаник) температура 5–6 градус җылыдан югары күтәрелсә, умарталардагы барлык очу тишекләрен ачып куялар, бүлмәләрне җилләтүне көчәйтәләр, төнгә ишекләрне ачалар, өй эченә боз яисә кар тутырылган тартмалар кертәләр.
Март аенда ояларны кышлау өеннән чыгару өчен умарталык мәйданчыгын да җентекләп хәзерли башлау кирәк. Умарталык мәйданында кар тизрәк эресен өчен көл, торф сибәргә киңәш ителә. Озак яткан карны таратырга кирәк.
Кортларның кышлавы начар барганда гына умарталарны кышлау өеннән чыгару хәерле. Кышлау әйбәт барганда аларны кышлау өеннән һава температурасы көндез тотрыклы рәвештә 10–12 градус җылыдан узгач, елгадагы бозлар киткәч, умырзая, тал, үги ана яфрагы чәчәк ата башлагач чыгаралар.
Теләсә нинди очракта, әгәр умарта кортлары кышлау өеннән мартта йә апрель башында чыгарылса, оялардагы азык запасын даими тулыландырып тору мөһим. Бу якынча бер умартага 8–10 кг туры килә.
Һәр умарта гаиләсенә баллы һәм бал икмәкле 1–2 кәрәзле рам кую әйбәт булыр. Баллы кәрәзле рам булмаса, фумагиллин белән икешәр кг камырсыман шикәрле бал катнашмасын бирәләр. Сәламәт умарта кортларына шикәр сиробы ашатырга ярый. Ул, 5 л суга 2 кг шикәр салып ясала.
Апрель ае дәвамында, бер очып кайтканнан соң, кышлап чыккан карт умарта кортлары үлә бара, алар урынын яшь кортлар ала. Умартада шартлар әйбәт булган очракта ана бал корты апрель азагында тәүлегенә 500–800 йомырка салырга сәләтле. Өч атна дигәндә алардан яшь кортлар чыга.
Авырмасыннар
Бал кортлары арасында нозематоз дигән авыру (черек авыруы) аеруча еш очрый. Ягъни ана корт сала барган серкәдән личинкалар үсми, чери башлый. Шулай булгач, яңа кортлар үсми, гаилә дә хәлсезләнә бара. Соңрак бөтенләй бал кортлары үлеп бетәргә мөмкин.
Язын кортларны шундый авырулардан саклап калу чарасын алдан күрү бик мөһим. Моннан тыш бал кортларына варроатоз талпаны да зыян салырга мөмкин. Аның белән көрәшү өчен 1 л шикәр сиробына 3 г укроп мае өстәп ясалган кушылманы 4–5 көн саен ике-өч мәртәбә бирергә кирәк. Бу чорда бал кортларын әче борыч кайнатмасы һәм балавыз салынган шикәр сиробы белән тукландыру да яхшы. Мондый ысулны атнасына өч тапкыр кулланырга мөмкин.
Авыруларга бирешмәсен өчен, умарталарның азыкларына чыршы һәм нарат ылыслары төнәтмәсен дә өстиләр.
Тәҗрибәле умартачылардан киңәшләр
Лаеш районының Кече Елга авылындагы данлыклы умартачылар династиясе вәкилләре Илсөя һәм Нурислам ЗАРИПОВлар:
− Әлегә кортларны кышлау өйләреннән чыгармадык. Бер-ике көн эчендә чыгарырбыз дип уйлыйбыз. Умарталыкка урнаштыргач та иң беренче эш итеп кортларның исәнлекләрен карап чыгу мәслихәт. Артык ачарга ярамый әле, яңа йомыркаларга салкын тидерү куркынычы бар. 13–15 градус җылыда аларны көздән әзерләгән чистартылган ояларга күчерәбез. Балы кимегәннәргә баллы рамнар өстәп чыгабыз. Ана корт ояда бал җитәрлек булса гына йомырканы күп сала. Бал сезонына кадәр кортлар ишәеп калырга тиеш. Су − һәр тереклек иясе өчен кирәк булган кебек, бал кортлары өчен дә иң әһәмиятле тормыш чыганакларының берсе. Шуның өчен умарталыкларның табигый сулыкларга, инеш-күлләргә якын урында урнашуы мөһим. Иң беренче чиратта матдәләр алмашуы өчен кирәк булса, икенчедән, үзләре һәм туачак нәселләргә азык әзерләүдә куллану өчен әһәмиятле бу. Язын оядагы балны сыегайту, җәйге эссе көннәрдә оядагы һаваны суытыр өчен файдаланыла.
Инеш суы белән беррәттән, бал кортлары тозлы суга да сусый. Ана корт йомырка сала башлау белән, аларга микроэлементлар һәм минераль тозлар кирәк була башлый. Әгәр умартачылар кортларны тозлы су белән тәэмин итмәсә, алар җыентык суларга ияләшә. Бу инде, әлбәттә, бик күңелле күренеш түгел.
Баллы үсемлекләр кайчан чәчәк ата?
Үги ана яфрагының кайчан чәчәк атканын белеп һәм аңа билгеле бер көн санын кушып, башка баллы үсемлекләрнең кайчан чәчәк атасын белеп була.
Тал һәм тузганак – 21 көннән.
Болын тукранбашы (клевер) – 26 көннән.
Алмагач – 32 көннән.
Тиле торма – 44 көннән.
Люцерна – 62 көннән.
Юкә – 75 көннән.
Чия, груша, слива – 25 көннән.
Сары акация – 30 көннән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat