Ноутбук бәяләре кыйммәтләнәчәге турында кисәтәләр

Пандемия вакытында җитештерүдәге, товарны озатудагы өзеклекләр аркасында чипларның җитмәве ноутбук бәяләре үсүгә китерергә мөмкин. Бу хакта “РИА Новости” ваклап сату буенча зур компанияләр вәкилләре мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, электроника, товар төренә бәйле рәвештә, ел башыннан инде 5-20 процентка кыйммәтләнгән. Шулай ук чит илләрнең автомобиль җитештерүчеләре дә комплектлау детальләре җитмәүдән интегә: The Wall Street Journal гыйнвар аенда язып чыкканча, АКШта эшләүче берничә концерн, шул исәптән For һәм Honda микросхемалар белән тәэмин ителүдәге кыенлыклар аркасында эш темпын киметергә уйлый икән.

Ноутбукларга килсәк, иң арзанлылары соңгы ярты елда бигрәк тә нык кыйммәтләнгән. Белгечләр фикеренчә, якындагы ике кварталда барысының да диярлек бәясе артачак.


Фикер өстәү