Туңдырма 20 проценттан артыкка кыйммәтләнгән

Россиядә туңлдырма бәясе ел башыннан 20 проценттан күбрәккә арткан. Бу хакта “РИА Новости” “АТОЛ Онлайн” сервисы белгечләре мәгълүматларына таянып яза. Җитештерүчеләр моны икътисади хәлләрнең катлаулы булуы сәбәпле продукциянең үзкыйммәте арту белән бәйләп аңлата. Әмма туңдырма бәясен тагын күтәрү күздә тотылмый.

2022 ел гыйнварыннан 100 грамм туңдырманың уртача хакы 27 процентка үсеп, 61,9 сумга җиткән. Аерым алганда, вафля стакандагы татлы ризык май аена 20 процентка кыйммәтләнгән. Россия Туңдырма җитештерүчеләр берлеге башлыгы урынбасары Наталья Уткина әйтүенчә, ел башыннан продукциянең үзкыйммәте узган елдагыга караганда уртача 25−30%ка арткан.

Туңдырма иң элек шикәр бәясе үсү сәбәпле кыйммәтләнгән. Продуктның коры ингредиентлары арасында ул, табигый сөттән тыш, иң зур өлешне алып тора. Ә шикәрнең бәясе 47 сумнан шундук 90 сумга “сикерде”. Шулай ук ингредиентлар китерү юллары үзгәрү, стабилизаторлар һәм эмульгаторлар (асылда Италия һәм Даниядән сатып алына) бәясе үсү дә туңдырманың кыйммәтләнүенә йогынты ясаган.

Шулай ук сөт ризыклары бәясе үсүне дә онытмаска кирәк. Сөтөсте – 28 процентка, каймак – 18, сөт – 16 процентка кыйммәтләнгән.


Фикер өстәү