Казанда “Апуш”лар күбәер дип көтелә

Казанның “Сәйдәш” мәдәният йортында “Апуш” балалар татар театры студиясе үзенең беренче премьерасын тамашачыга тәкъдим итте. Залда алма төшәрлек урын да юк иде. Әлеге спектакль Равил Бохараев пьесасы буенча Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә куелган. Әлеге проект Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Әлеге спектакль ниндидер тылсымлы көчкә ия иде. Бәләкәй Апушны Сәгъди абыйсы үз гаиләсенә тәрбиягә ала. Кичләрен Апуш, күккә карап, йолдызлар санарга ярата. Ул тылсымлы ерак илләр турында хыяллана. Инде йоклап киттем дигәндә, ниндидер тавыш ишетелә. Йорт хуҗасы икән. Ул Апушка әкиятләр сөйли.
Спектакль сабыйларны гына түгел, өлкәннәрне дә үз эченә тартып ала. Биредә катнашучы балалар бигрәк остарып беткән. Әле шушы студиядә студиясенә дүрт ай йөрү дәверендә Халыкара театр көненә багышланган видеоролик төшерүдә катнашырга һәм Габдулла Тукайның туган көнендә Туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында узган шигърият бәйрәмендә чыгыш ясарга өлгергәннәр.

Спектакльне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен үстерү комитеты рәисе Марат Әхмәтов та ошаткан.

– Әлеге балалар театры мин зур өметләр баглыйм. Казанда ул монда гына түгел, берничә урында булырга тиеш. Оештыручыларга, спектакльгә көче кергән һәркемгә рәхмәт. Бу — матур бер проект булачак, – диде ул.

Дөрестән дә, бик матур тамаша карадык. Кечкенә артистлар бер дә каушамый, һәркайсы үз ролен яратып башкара. “Су анасы” да, “Шүрәле” дә бик оста уйныйлар. “Апуш” студиясенә 30 бала йөри икән. Беренче спектакльдә алар барысы да катнашты. Оештыручыларның максаты – һәр баланы театр осталыгына тарту, телне, матур сөйләмне саклау.

– Бу спектакльне Камал театры сәхнәсендә күрсәтербез дип торабыз. Шушы спектакльне районнарга алып чыгасы һәм конкурс-фестивальләргә алып барасы килә, — ди студия җитәкчесе һәм спектакль режиссеры Алия Фәйзрахманова.

 

Гөлгенә Шиһапова

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү