Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Коронавирус чоры дин әһелләре өчен дә катлаулы чор булды, 7 хәзрәтебез бакыйлыкка күчте»

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән «туры эфир» оештырды.

Эфир барышында Камил хәзрәт укучыларыбыздан килгән дингә кагылышлы, коронавирус, чиргә каршы вакцинация ясатуга бәйле сорауларга да җавап бирде.

Сүз уңаеннан, күптән түгел мөфти үзе дә прививка ясатты. Ул «ЭпиВакКорона» вакцинасын сайлавы хакында белдергән иде.

Камил хәзрәт әйтүенчә, коронавирус чоры дин әһелләре өчен дә катлаулы чор булган. 7 хәзрәт бакыйлыкка күчкән. Бер хәзрәт шул чорда мохтаҗларга азык-төлек тарату вакытында чир йоктырып, үлеп киткән.

– Вакцинага килгәндә, ул ике төрле була. Берсе пептидлы, икенчесе – “Спутник V” кебек. Икенчесендә вирусның зәгыйфләндерелгән өлеше организмга кертелә. Андый безгә туры килми. Әлбәттә, зарурият дигән нәрсә бар. Ул инде чарасызлык дигән сүз. Без шундый фәтваләр бирә алабыз: әгәр дә ниндидер илләрдә башка төрле чара булмаса, андыен да кулланырга, кадатырга ярый. Ләкин, Аллаһка шөкер, безнең илдә өч төрле вакцина бар. “ЭпиВакКорона” – ул синтетик вакцина, – дип сөйләде Камил Сәмигуллин. – Чит илгә барсак та, берәр чарага барсак та, авырмавың турында белешмә кирәк. Вакцинаны шуның өчен дә ясатырга булдым.

Ул вакцина ясаткач та үзендә бернинди үзгәрешләр булмавын белдерде. “Бернәрсә дә хис итмәдем, шөкер. Төрлечә булуы бар, алай да ясатыр алдыннан табиблар белән сөйләшергә кирәк дип саныйм”, – диде мөфти.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Коронавирус чоры дин әһелләре өчен дә катлаулы чор булды, 7 хәзрәтебез бакыйлыкка күчте»” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ