Фирдус Тямаев Башкортстандагы концертлары булмаячагын хәбәр итте

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Уфа шәһәрендәге концерты булмаячак. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итте.

«УФА ГАФУ ҮТЕНӘМ, 25 АПРЕЛЬ КОНЦЕРТ БУЛМЫЙ , БҮГЕН ШУНДЫЙ ХӘБӘР КИЛДЕ , АЛАЙ ГЫНА ДА ТҮГЕЛ ОКТЯБРЬГӘ КАДӘР ТЯМАЕВНЫ БАШКОРТОСТАНГА КЕРТМӘСКӘ ДИП ӘЙТЕЛДЕ !!! Моңа кадәр директор белән килешенгән иде, рекламалар бирелгән иде , 25 нче апрельдә буласы концертка тәки аяк чалдылар , ай ярым билетлар сатылды ярты зал тулган , буген сатуны туктаттылар !!! Оказывается аларда үзләренең мероприятясе булган🤦‍♂️🤦‍♂️🤦‍♂️
Ярар дуслар кәефләрне төшермибез 🥰🥰🥰 Рөхсәт биргәч килербез бер елданмы , ике елданмы !!! Гади артистлар белән булышып яткан җитәкчеләргә башка сүзем юк молодцы !!! Ә БАШКОРТСТАНДА ЯШӘҮЧЕ ТАМАШАЧЫМА ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ !!! БАШ ИЯМ СЕЗНЕҢ АЛДЫГЫЗДА !!! ХӨРМӘТ ИТӘМ, ЯРАТАМ 🥰🥰🥰❤❤❤СЕЗНЕ САГЫНЫП, МИН ЮЛӘР ТЯМАЕГЫЗ 🔥🔥🔥 » — дип язган ул.


Фикер өстәү