21 апрельдә Владимир Путин бик мөһим мөрәҗәгать белән чыгачак

Владимир Путин 21 апрельдә Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаячак. Бу хакта  дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр иткән. Чараның кайда узачагы әлегә мәгълүм түгел. Чыгышның төп пунктлары да билгесез. “Без гадәттә юлламада күтәреләчәк темаларны да, чыгыш эчтәлеген дә алдан әйтмибез. Быел да бу кагыйдәдән кире кайтмыйбыз”, – дигән Песков.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин елга бер тапкыр парламентка илдәге хәлләр һәм эчке, тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре турында юллама белән мөрәҗәгать итә. Россиянең якындагы  перспективага төп үсеш юнәлешләрен чагылдырган  программа, сәяси документ бу. Чарада сенаторлар, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, губернаторлар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнаша. Узган елда Путин 15 гыйнварда юллама белән чыгыш ясаган. Аның чыгышы 12 минут дәвам иткән. Моңа кадәр парламентка мөрәҗәгатьләр уртача ярты сәгать чамасына сузылган. 2018 елда документ буенча чыгыш вакыты 55 минут тәшкил итеп, рекорд куелган.


Фикер өстәү