Татарстанда эшләп торган кер юу машинасыннан янгын чыккан

Кичә кичке сигезләр тирәсендә Чаллыда коткаручыларга янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Янгын урынына баргач, аның кер юу машинасы янудан килеп чыккан булуы ачыклана. Безнең илдә җитештерелгән машина эшләп торган вакытта кыска ялганыш булу сәбәпле, янып чыккан.

Янгын 20:30да сүндерелгән, бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.


Фикер өстәү