Татарстанда язгы кыр эшләре башланды

Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә керешкән. Азнакай һәм Ютазы районы игенчеләре беренчеләрдән булып кырга чыккан.

«Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы оешмасында 160 гектар мәйданда көзге арышны тукландыра башлаганнар. Гомумән, Азнакай районында 22 мең гектар мәйданда – ашлык культуралары, 17 мең гектарда   күпьеллык үләннәр сый алачак. Ютазы районы хезмәтчәннәре 0,2 мең гектарда көзге культураларны тукландыруга керешкән. Республика буенча барлыгы 552,5 мең гектар мәйданда көзге культураларны «сыйлау» планлаштырыла.

«Үсемлекләр кышкы чордан соң зәгыйфьләнеп кала, туфракның тамыр катламында азот бетә, шуңа күрә иртәнге язда тукландыру көзге уҗымнар өчен әйбәт сый булып тора. Бу чорда туфрак бик дымлы булу сәбәпле ашлама тиз эрегәнлектән, көзге культуралар аны әйбәт үзләштерә. Үсемлекләрне гектарына 100 кило исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырабыз», – ди Азнакай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов.


Фикер өстәү