Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районындагы «Синергия» индустриаль паркы территориясендә «Аконит-Урал» компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Аконит-Урал» компаниясе конвейер җиһазлары роликлары җитештерә. Конвейерлар сәнәгатьнең барлык тармакларында һәм йөкләрне эшкәртүдә кулланыла.
Татарстан Президентын конвейер роликларын автомат рәвештә җитештерү линиясенең эше белән таныштырдылар, җиһазларны күрсәттеләр.
«Синергия» индустриаль-технологик паркы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнашкан.