Синтетик сумала, кәгазь савытлар һәм заманча җилләткечләрне үзебездә җитештерәчәкләр

“Алабуга” резидентлары ишәя.  Озакламый анда өч яңа инвестицион проект гамәлгә ашырылачак. Кичә проектлар махсус икътисади зонаның күзәтчелек советы утырышында каралды. Чара Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

“Карбоформ” компаниясе Алабугада синтетик сумала, карбамид-формальдегидлы катнашма һәм формалин җитештерү заводын төзергә ниятли. Төзелешкә 1,3 миллиард сумлык инвестиция җәлеп итү күздә тотыла. Анда 100 эш урыны булдырылырга тиеш.

“ЭкоПак” фирмасы “Синергия-2” индустриаль паркы территориясендә целлюлоза җепселеннән таркалып юкка чыга, ягъни табигатькә зыян салмый торган бер тапкыр кулланылышлы савыт-саба җитештерүне җайга салырга җыена. Фирма проектка 188,9 миллион сум акча тотуны, 30 хезмәткәрне эшле итүне планлаштыра.

Ә инде “АСЛ Холдинг” компаниясе махсус икътисади зона территориясендә заманча вентиляция системаларын һәм җилләткечләр производствосын булдыруны күздә тота. Компания заводы “Синергия” индустриаль паркында урнаштырылачак. Инвестиция күләме – 145 миллион сум, хезмәткәрләр саны  52  булыр дип көтелә.

Моннан тыш “Алабуганың инде күптәннән эшләп килүче резидентлары – “Кастамону” һәм “Форд Соллерс Елабуга” да производстволарын киңәйтмәкче. “Кастамону” продукциясе ассортиментын арттырса, “Форд Соллерс” заводы үз мәйданчыгында Aurus маркалы президент автомобильләре җитештерәчәк.

Татарстан Президенты Алабуганың узып баручы елдагы эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде.

– Елны лаеклы нәтиҗәләр белән төгәллибез. Әлбәттә, санкцияләргә бәйле билгеле бер кыенлыклар бар. Шуңа да карамастан, махсус зона үстерелә, инвесторлар җәлеп ителә, кызыклы яңа проектлар тормышка ашырыла, – дип йомгак ясап әйтте ул.


Фикер өстәү