Россиядә сыер итен азрак ашый башлаганнар

Бик күпләр, акчаны янга калдыру максатыннан, сыер итеннән баш тартып, арзанлырак иткә күчкән.

Илдә сыер итенә ихтыяҗ кимегән. Узган елда гына да аны куллану 3,4 процентка (1,94 миллион тоннага) азайган. Соңгы дистә ел эчендә иң түбән күрсәткеч бу, дип хәбәр итә “Коммерсантъ”, “Россельхозбанк”ның экспертизасы үзәге мәгълүматларына таянып.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, сыер итенә ихтыяҗ инде икенче ел рәттән кими. Илкүләм ит ассоциациясе җитәкчесе Сергей Юшин әйтүенчә, моның сәбәбе – пандемия аркасында халыкның кереме һәм иртәгесе көнгә ышанычы кимү. Нәтиҗәдә халык арзанлырак иткә – башлыча тавык итенә күбрәк өстенлек бирә башлаган.
Шул ук вакытта сыер итен чит илгә чыгару күләме артуын (103 процентка, ягъни 20 мең тоннага) билгеләп үтәргә кирәк. Экспорт күләменең 45 проценты Кытайга туры килә.


Фикер өстәү