Путинда коронавируска антитәнчекләр барлыкка килү-килмәүгә бәйле сорауга җавап бирделәр

Россия Президенты Владимир Путинның коронавирустан вакцина ясатканнан соң антитәнчекләре барлыкка килү-килмәве турында сөйләргә иртә. Ул тиешле ике прививканың берсен генә ясатты, дип сөйләгән Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Әлегә прививкалар ясау циклы тәмамланмаган. Сез Президентка прививканың беренче компоненты ясалганын беләсез, шуңа күрә бу хакта әлегә сөйләргә иртәрәк, –  дип китерә Sputnik аның сүзләрен.

Владимир Путин коронавирустан прививканы 23 мартта ясатты.


Фикер өстәү