Татарстанда сайлаучылар белән очрашулар башлана: беренчесе Алабугада уза

“Бердәм Россия” партиясе РФ Дәүләт Думасына сайлауда алдан тавыш бирү кысаларында очрашуларын башлап җибәрә. Беренчесе бүген – 7 апрельдә Алабугада уза.

Анда Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев һәм Фатих Сибагатуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Илья Вольфсон һәм Геннадий Глушков, Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин, «АПМ-Инжиниринг» ҖЧҖ генераль директоры Әсхать Гарифуллин катнашырга теләк белдергән. Әлеге очрашуга теләгән һәркем килеп, кандидатларга үз сорауларын җиткерә ала.

«Дәүләт Думасы депутатлыгына кандидат булырга мөмкин булган кешеләр белән сайлаучыларның җанлы аралашуына зур ихтыяҗ бар. Хәзер кандидатлар бу очрашуларга актив языла. Күзгә-күз карап очрашу элемтә булдырырга һәм каршыңдагы кандидатның лаеклымы, юкмы икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирә. Ул халык мәнфәгатьләрен яклый аламы, аларның проблемаларын хәл итүгә ирешү өчен җаваплылыкны үз өстенә аламы – шуны белергә мөмкин”, – ди алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов.

Очрашуларда әйтелгән тәкъдимнәр һәм идеяләрдән партиянең Татарстан бүлеге «халык программасы» әзерләячәк. 8 апрельдә Казанда һәм Чаллыда, Чирмешән һәм Арча районнарында очрашулар уздырырга ниятлиләр. Алар республиканың барлык районнарында да Роспотребнадзор идарәсенең рекомендацияләрен һәм таләпләрен исәпкә алып узачак.


Фикер өстәү