Быелгы «Нәүрүз» фестивале төньяк төркиләр мәдәниятенә багышлана

7 — 13 июньдә Казанда XV халыкара театр фестивале утәчәк. Анда Казахстан, Азәрбәйжан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстаннан җәмгысе 25 театр катнашуы көтелә.

Камал театры директоры Илфир Якупов әйтүенчә, 60 тан артык гариза алынган, шулардан 25е сайлап алынган. Тамашаның икесе ачык һавада, Кабан күле буенда күрсәтеләчәк.
Спектакльләр Камал, Тинчурин, «Әкият», Кариев театрларында куела. Гадәттә, «Нәүрүз» берәр илгә багышлана. Шулай итеп тамашачы Якутия, Башкортстан мәдәнияте белән танышты. Быел исә фестиваль төньяк төркиләр мәдәниятенә багышланачак. Тамашачы Алтай, Тыва, Хакасия театр сәнгате белән якыннанрак таныша ала.
Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әлеге халыкларда туган телне саклау мәсьәләсе кискен тора, спектакльләр башлыча рус телендә куела дип, борчылуын белдерде.


Фикер өстәү