«Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә XV инвестиция-венчур форумы ачылышы узды. Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
— Без барыбыз да аралашуны сагынабыз. Коронавирус безне аерып торды. Әмма хәзер аралашырга мөмкинлек чыкты. Россиядә венчур бизнесы үсешенә ышанам, — диде республика җитәкчесе ачылыш вакытындагы сәламләү чыгышында. Ул катнашучыларны татар, рус һәм инглиз телләрендә сәламләде.
Юбилей форумында Россия, АКШ һәм Кытайдан 200дән артык эксперт катнаша, инвесторлар үз проектларын тәкъдим итә.