ТР Роспотребнадзорында вакцинацияләнгән хезмәткәрләргә значоклар бирү идеясен хупладылар

Пекинның төрле биналарына һәм учреждениеләренә керү ишегендә СОVID-19 дан ничә хезмәткәр вакцинацияләнгәнен күрсәткән наклейкалар барлыкка килә башлады. Татарстанның Роспотребнадзорында мондый идеяне кызыклы дип саныйлар. Идарә башлыгы урынбасары Любовь Авдонина мондый алымның республикага туристларны җәлеп итә алуын искәртте.

«Бу бинага керү ишегендә ябыштырулар (наклейкалар) яки официантлар күкрәгендәге значоклар булырга мөмкин. Әлеге алым туристларны җәлеп итәр һәм вакцинацияләнергә өстәмә стимул булып торырга мөмкин. Оешмаларның клиентларына тынычрак булачак «, — диде ул матбугат конференциясендә.


Фикер өстәү