Төркиягә туристлык юлламаларыннан баш тартучылар саны дистәләрчә тапкыр арткан

Төркиядә коронавирустан авыручыларның көннән-көн күбәюе сәбәпле, илләр арасында самолетлар очуны туктату ихтималыннан куркып, бу илгә туристлык юлламаларын сатып алучылар бермә-бер кимегән. Бу хакта “Известия”, Tez Tour матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, хәбәр итә.

“Узган атна ахырында якындагы айларга кунакханәләрне броньлау нык кимеде. Гәрчә җәй урталарыннан октябрьгә кадәрге ихтыяҗ короавируска кадәрге еллардан нык аерылып тормаса да. Җомга көнне турпутевкалардан баш тартучылар дистәләрчә тапкыр артты”, – дип хәбәр ителгән компаниядән.

“Известия”гә үз чыганакларыннан хәбәр ителгәнчә, чыннан да, Төркиягә чартер рейсларына һәм йөк-пассажир рейсларының бер өлешенә тыю кертелергә мөмкин. Шул ук вакытта Төркиядән кайтучыларга 14 көнлек карантинның кертелү куркынычы бар. “Известия” хәбәрчесе әңгәмәдәше мәгълүматларына караганда, коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб утырышында шундый чаралар буенча фикер алышу булган. Бу җәһәттән тиешле карар инде шушы араларда кабул ителергә мөмкин икән.


Фикер өстәү