“Әдәби кафе”да Әхәт Мушинскийның “Запах анисовых яблок” исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф-сессиясе булачак

Сишәмбе 13 апрель көнне күпсанлы китаплар авторы Әхәт Мушинскийның “Запах анисовых яблок” исемле яңа китабы чыгу уңаеннан автограф-сессиясе булачак. Әлеге чара 11.00 сәгатьтә Татарстан китап нәшриятының Декабристлар ур., 2 йортында урнашкан “Әдәби кафе”сында узачак.

 

Китапта автор тарафыннан төрле елларда иҗат ителгән проза һәм балалар өчен әсәрләр, каләмдәшләренә багышланган очерклар, публицистика, ПЕН-үзәк турында статьялар һәм афоризмнар урын алган.
Әхәт Хәй улы Мушинский – язучы, Татар ПЕН-үзәге директоры, “Казан әлманахы” баш мөхәррире, Г.Р. Державин ис. премиясе иясе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.


Фикер өстәү