Әмир Фәрхуллин: «Башка телдә яхшы сөйләшү өчен, үзеңнекен камил белергә кирәк»

Бүгенге әдәбиятта егетләр – сирәк күренеш, дибез. Әдәбият дөньясына тартылган кыйммәтле ташларның берсе белән сөйләштек әле бу юлы. Шигырьләр, хикәяләр, драма әсәрләре язу өстенә, героебыз Әмир Фәрхуллин инглиз телен дә тирәнтен өйрәнә.

Әмир турында белешмә:

– Мамадыш районының Кече Кирмән авылы мәктәбендә 8 нче сыйныфта белем ала.

– Оста итеп фотосурәткә төшерә.

– Чит тел өйрәнсә дә, чит илдә яшәргә теләми.

– Илһамны ике атнага бер килә, ди.

– Беренче әсәреңне язган көнең хәтердәме?

– Беренче шигыремне 9 яшемдә яздым, «Көз» дип атала иде.

– Нәрсәләр турында язарга яратасың?

– Мин күбесенчә шигырьләр язам, драмалар яки хикәяләр язгалыйм. Язганнарым миндә көчле тәэсир тудырган күренешләр белән бәйле. Еш кына үзем белән булган хәлләрне язам. Аларның берсен дә тиз генә язып булмый бит. Мисал өчен, бер шигыремне атна буе да яза алам. Драма язар өчен дә бик күп вакыт кирәк. Иркенләп иҗат итәр өчен, аларын каникулларга калдырам, алай кулайрак тоела.

11 яшемдә тәүге тапкыр «Көмеш кыңгырау» газетасына әсәремне җибәрдем. Әле дә  язышып торабыз, газета үткәргән һәр конкурста диярлек катнашам. Әсәрләрем «Сабантуй» журналы битләрендә дә чыкты. «Казан утлары» журналы үткәргән «Нефтьченең бер көне» бәйгесендә өченче урынны алдым, Шәүкәт Галиев исемендәге премия белән бүләкләндем. Мансур Шиһапов, Шаһинур Мостафин һәм Рафаил Газизов исемендәге бәйгеләрдә дә катнашып киләм.

– Илһам еш киләме?

– Аның килү-килмәве күңел халәтенә бәйле. Ләкин башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерү өчен, илһамнан тыш, бик зур тырышлык, теләгән темага язу өчен тәвәккәллек, тел байлыгы да кирәк дип уйлыйм. Язганда, төрле хисләр кичерәсең. Шул хисләрне үзең аша кичереп язу –  кыюлык.

Тормышта мин бик күп сөйләшмим, ләкин әйтәсе килгән сүземне әйтәм. Ә менә шул вакыйганы кәгазьгә төшергәндә, булган хәлләрне бизәклим, вакыйганы киңәйтәм, теманы ачар өчен, бу кешегә нәрсә дип әйтер иде икән дип уйлыйм, аннан шул кеше кебек уйларга, җавап кайтарырга тырышам.

–  Яраткан авторларың?

– Татар әдәбияты белән кызыксынам, әсәрләр тормышка карата фикерне формалаштыра. Татар телендә чыгучы биш газета-журналны даими укып барам. Авторлардан Мөхәммәт Мәһдиев, Фәнис Яруллинның әсәрләре ошый.

– Инглиз теле белән кызыксынуың турында да беләм. Иҗат белән тел өйрәнү берсенә-берсе ярдәм итәме?

– Башка телне өйрәнү, яхшы белү өчен, үз телеңне яратырга һәм камил белергә кирәк дип уйлыйм.

– Чит илдә яшәр идеңме?

– Чит илләрне күрәсем килә, тик анда берничә көн генә яши алыр  идем. Миңа туган ягым якын, башка шартларга җайлашу да кыен – монда яшәр идем.

– Киләчәктә кем буласың килә?

– Ике ел элек, язучы булам, дип йөри идем. Язучы булу өчен бик күп язарга кирәк, әле сәләтең дә сүнмәскә тиеш. Язарга теләгем бетмәсме икән дип борчылам.  Хәзер инде укытучы булу турында хыялланам. Укытучы булып та, язучылык белән шөгыльләнергә була дип уйлыйм. Бәлки, киләчәктә фикерем тагын үзгәрер.

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Фикер өстәү