Татар китап нәшрияты “ЛитРес”ны татарча аудиокитаплар белән тулыландырды

Россиядәге иң зур электрон китаплар тупланмасы “ЛитРес” Татар китап нәшриятының аудиокитаплары белән тулыландырылган.

Хәзер порталда татар китапларының аудиоларын бушлай тыңларга мөмкин. Монда Габдулла Тукай Муса Җәлил, Хәсән Туфан шигырьләрен, Фатыйх Хөснинең «Адәм балалары», «Каюм Насыйриның “Әбүгалисина”, Фатих Әмирхан “Сәмигулла абзый”, Гаяз Исхакыйның “Тормышмы бу”,  һәм башка бик күп кенә татар әдәбияты классикларының әсәрләрен бушлай тыңларга була.

Аудиокитапларны китап нәшрияты сайтында да тыңларга була.


Фикер өстәү