Ленинград блокадасын кичергән 84 яшьлек әби коронавирустан прививка ясаткан

Ленинград блокадасын кичергән 84 яшьлек Мария Борисовна Селиванова коронавирустан прививка ясаткан.

Сугыш башланган елны аңа 4 яшь була. Инде менә 1971 елдан бирле гаиләсе белән Чаллыда яши. Ике улы бар. Узган кышта өлкән улы җиңелчә генә коронавирус кичергән. Килене исә катырак авырган – инфекция үпкәсенең 40 проценттан артыграгын зарарлаган.  Ул бер ай чамасы өйдә дәваланган. Чирдән соң әле һаман “кеше” булып җитә алмый икән.

Мария Борисовна, өйдә бикләнеп утырырга теләмичә, Сугыш ветераннары госпитале каршындагы 8нче шәһәр поликлиникасында  ике прививканы да кадаткан. Прививка ясатканнан соң организмында бернинди үзгәреш сизмәгән. “Укол урыны да авыртмады хәтта. Озак көтеп утырырга да туры килмәде – процедуралар кабинетына чиратта минем алда биш кенә кеше иде”, – ди әби.


Фикер өстәү