Россия Төзелеш министрлыгы ташламалы ипотеканы озайтуны хуплаган

Россия Төзелеш министрлыгы вәкилләре әйтүенчә, аларның ведомствосы ташламалы ипотека программасын озайту ягында. Бу җәһәттән документлар әзерләү эше төгәлләнеп килә икән инде.

Министрлыкта, программа кирәк, дип саныйлар. Хәзер төп бурыч – аерым бер категориядәге кешеләр өчен аны яңадан карау, программага хосусый торак йорт төзү мөмкинлеген кертү.

Моңа кадәр финанс министры Антон Силуанов Хөкүмәтнең ташламалы ипотека язмышын хәл кылу буенча эшләве һәм аны балалы гаиләләр өчен озайту мөмкинлеген каравы  турында белдергән.


Фикер өстәү