Чирмешән, Аксубай һәм Буа районнары беренчеләрдән булып сабан культураларын чәчүгә керешкән. Шушы араларда Яңа Чишмә районы игенчеләре дә кырга чыгарга ниятли.
«Чирмешән районында – 62 гектар, Аксубайда – 117 гектар мәйданда арпа чәчелгән. Республика буенча барлыгы 1 миллион 766 мең гектар мәйданда чәчү эшләрен башкару күздә тотыла», – дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада 67,1 мең гектар мәйданда көзге культуралар, 49,1 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәр тукландырылган инде. Бу эш 36 районда оештырылган. 24 районда тырмалау эшләре алып барыла.