Гемофилия анадан балага күчә, ирләр арасында ешрак очрый

Бүген Бөтендөнья гемофилиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Элегрәк сирәк очрый торган авырулар рәтендә йөргән бу чир – бүген еш телгән алына торганнар рәтендә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда гемофилиядән 400 мең кеше интегә. Россиядә 15 меңгә якын кеше гемофилия белән авырый. Гемофилия дигән мәкерле чир нидән гыйбарәт? Аннан тулысынча котылып буламы? Бу хакта табиб-терапевт, гематолог Нурисә Фәттахова белән сөйләштек.

Нәрсәдән гыйбарәт? Гемофилия – нәселдән килә торган кан авыруы. Ул кан оешу бозылудан гыйбарәт.

Ни сәбәпле килеп чыга? Гемофилия Х-хромосомадагы кан оешу өчен җаваплы генның мутацияләнүе аркасында килеп чыга. Әйткәнемчә, ул –  нәселдән күчә торган авыру. Ул, гадәттә, балага әнидән күчә. Әмма бу чир белән ир-атлар ешрак авырый.

Нинди билгеләр күзәтелә? Мондый төр авыртудан интеккән кешеләрдә тик торганда яки аз гына җәрәхәтләнгәндә дә кан китә, хәтта кан савырга да мөмкин. Мисал өчен, андый чакта кешедә хәтта теш чистартканда да кан китәргә мөмкин һәм аны тиз генә туктатып булмый. Гемофилиядән интеккән кешеләрнең тәнендә гематомалар да күп була. Гемофилия вакытында бавыр, үт куыгы, эчәклек, бөер, баш мие кебек органнарга да кан савырга мөмкин. Бу – иң куркынычы. Тора-бара алар буын һәм кимерчәкләрне җимерә башлый. Кешегә хәрәкәтләнү авырлаша. Ул хәтта инвалид ук булып кала ала.

Ничә яшьлекләр арасында ешрак күзәтелә? Әлеге авыруның җиңелчә формасы күзәтелгәндә кеше үзендә мондый чирнең барлыгы турында олыгая төшкәч кенә дә белергә мөмкин. Гадәттә, ул берәр төрле операция ясар алдыннан ачыклана. Балаларда исә берөзлексез кан китү дөньяга килгән беренче көннәрендә үк күзәтелергә мөмкин. Бала йөри, йөгерә башлаган чорда гына ачыкланган очраклар да бар.

Дәвалауга бирешәме? Гемофилия – ахыргача дәвалап булмый торган авыру. Әмма заманча дарулар, терапия чаралары ярдәмендә әлеге чирдән интеккән кешенең тормыш сыйфатын шактый яхшыртып була. Гемофилияле кешеләрнең кул астында һәрчак махсус паспорты булырга тиеш. Анда авыруның төре, кан төркеме, Rh күрсәткеч язылган була. Алар бәрелү-сугылулардан сакланырга, педиатр, гематолог, стоматолог кебек белгечләргә даими рәвештә күренеп торырга тиеш.

Баласында гемофилия ачыкланган ата-ана түбәндәге кагыйдәләрне истә тотсын иде, ди табиб:

— чир турында тулы мәгълүмат туплагыз, аны яхшылап өйрәнегез;

— балада артык авырлык булдрырга ярамый. Бу симезлекне кисәтә, димәк буыннарга да көчәнеш килмиячәк дигән сүз.

— В гепатитыннан прививка ястырга онытмагыз;

— эчке һәм тышкы кан савуу күзәтелегәндә беренче ярдәм күрсәтергә әзер торыгыз;

— баланың теш чистартуына игътибар итегез, даими рәвештә теш табибына күренегез.

 


Фикер өстәү