Нур-Солтанда Тукай урамы барлыкка киләчәк

Казакъстанда ил башлыгы Касыйм-Җомарт Токаевның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуы булды.

Җитәкчеләр икътисад өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. «Без татар мәдәниятен бик яхшы беләбез һәм аны хөрмәт итәбез. Казакъстанда ул бик популяр. Якын киләчәктә, пандемия төгәлләнүгә, Казакъстанда Татарстан мәдәнияте һәм сәнгате көннәрен үткәрү турында килешүгә ирешүебезгә ышанам», – дип белдерде Казакъстан Президенты һәм Нур-Солтан шәһәре урамнарының берсенә татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай исемен бирү карары турында хәбәр итте.


Фикер өстәү