Путин торак сатып алучыларга салымнарын кире кайтаруны гадиләштергән законны имзалаган

Россия Президенты Владимир Путин торак сатып алуга һәм инвестицияләргә салым “вычетын” алуны гадиләштерүче законга кул куйган. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.

“Владимир Путин “Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында” федераль законга кул куйды”, – диелә хәбәрдә.

Закон проекты 7 апрельдә Дәүләт Думасында кабул ителеп, 14 апрельдә Федерация Советында хупланган.


Фикер өстәү