Казанда – үзәк ачыла, Чаллыда хастаханә төзеләчәк

Татарстанда халык мөрәҗәгатьләрен җыючы оператив үзәк эшли башлады. Бирегә килеп ирешкән бер генә сорау да җавапсыз калмаячак. Депутатлар һәм түрәләрнең беренче сөйләшүе – балалар сәламәтлеге хакында иде. “Түгәрәк өстәл” гә җыелучылар күп кенә проблемаларны күтәрделәр, сабыйларга тиешле дарулар, протезлар, подгуздниклар хакында да сөйләштеләр. Шикәр авырулы балаларның проблемаларына да тукталдылар. Шулай ук сирәк очрый торган авырудан интегүчеләргә ярдәм итү юлларын эзләделәр.
Сабыйлар сәламәтлеген кайгырту өчен хастаханәләрнең күп булын да әйттеләр. Әле бездә алар җитми. Шуңа да Казанда яңа үзәк ачылачак, Чаллыда хастаханә төзеләчәк. Онкология үзәге балаларны яклау көнендә ачыла. Биредә берьюлы 100 кеше дәвалана алачак. Әлеге үзәк Татарстан сабыйларына, шулай ук Идел буе округында яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтәчәк.
Чаллыда исә балалар өчен 400-500 урынлы хастаханә төзергә планлаштыралар. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов белән бергә уздырган туры эфирда әйттеләр. Тулырак газетаның алдагы санында укый аласыз.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү