Режиссер Сергей Батаев: «Җиңел юллар алдавыч була»

Әйтәсе килгән фикереңә тугры калсаң, фильм төшерү белән «янсаң», сикәлтәләре күренми дә аның. Татарстанның Әлки районында туган актер һәм режиссер Сергей Батаев әнә шулай ди. Җомга көнне ул Казан тамашачысына өч кыска метражлы фильмын тәкъдим итте.

«Старый вояка», «Параллели», «Бойцовская рыбка» — Сергей Батаевның авторлык альманахы әнә шул фильмнардан гыйбәрәт. Алар барысы да «Алтын тәлинкә» Төбәкара премиясе каталогында тәкъдим ителгән.

«Старый вояка»

«Старый вояка» — Сергей Батаевның режиссер буларак беренче эше. Кыска метражлы фильмда төп рольне 96 яшендә СССРның халык артисты Владимир Этуш башкарган.

— Төп геройның тормыштагы прототибы — минем бабамның бабасы. Ул да, өлкән булуына карамастан, фронтка ярдәм итәргә омтылган, Җиңү көнен түземсезлек белән көткән. Без, яшьләр, андый кешеләрдә үрнәк алырга тиеш, — дип сөйләде режиссер.

«Параллели»

Сергей Батаевның икенче фильмы — «Параллели» соңгы арада телдән төшмәүче афәтләрнең берсе — хатын-кызларның ирләр тарафыннан җәберләнүе турында. Ләкин режиссер фильмында моны ачык сөйләми, уйланырга урын калдыра. Сергей Батаев сүзләренчә, кинемотографиядә кансызлык — болай да еш күренеш.

Без караган соңгы фильм — «Бойцовская рыбка» исә Алексеевск районы Речное авылының көнкүрешен сурәтли. Җир һәм кеше, хезмәт һәм кеше, хыял һәм кеше, чынбарлык һәм кеше. Режиссер әнә шул контрастларга игътибар итәргә өнди. Хыяллар һәрвакыт чынга ашырга тиеш. Чынга ашмаслыклары да. Бигрәк тә, сабый чакта. Фильм әнә шул «тиеш»кә нигезләнгән.

— Безнең барыбызга тиз һәм җиңел кирәк. Әмма алай булмый. Булса да, җиңел юллар алдавыч була, уңышка илтми. Минем үземне актер яисә режиссер дип кенә чиклисем килми. Үз фильмымны төшереп карыйсым килде — менә алар өчәү. Үземнең дә, тиз арада тупланган командамның да теләге көчле иде — акча ягы шуңа тиз хәл ителде, — дип сөйләде безгә Сергей Батаев.

«Бойцовская рыбка»

Режиссер үзе дә, фильмнары да гадилекләре белән җәлеп итте. Без күреп ияләнгән, ә кайвакыт күреп бетермәгән әйберләр аша да әйтәсе килгәнеңне әйтеп, тамашачыга җиткерә алып була икән.


Фикер өстәү