Рөстәм Миңнеханов Яңа Кырлайда татар зыялылары белән очрашты

Бүген, Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар зыялылары белән очрашты. Очрашу Яңа Кырлайдагы Тукай музей-комплексында узды.

Зыялылар борчыган мәсьәләләр буенча чыгыш ясадылар.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәрҗемәчеләр мәркәзен төзү мәсьәләсен күтәрде. Аның әйтүенчә, классик әдәбиятны тәрҗемә итү эше алып барылмый диярлек. Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәлә хәл ителер дип ышандырды.


Фикер өстәү