Киләсе елдан интернет бәйлелек авырулар исемлегенә кертеләчәк.
Россия Сәламәтлек министрлыгында бүгенге халыкара авырулар классификациясе (МКБ) версиясен искергән дип саныйлар. Ул 1989 елда ук булдырылган. Яңа варианты киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. Әмма исемлек тулысынча 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлар дип көтелә. Исемлектә компьютер уеннарыннан бәйлелек чире дә булачак.